Эчтәлекнең структурасы

Гомуми белем бирү программалары

Татар теле

Аңлатма язу

Йрәнеләчәк фәнгә гомуми тасвирлама

Татар теленнән белем бирүнең максаты һәм бурычлары

Татар теле дәресләре белем бирү һәм җәмгыятькә, мәдәнияткә бәйле максатларны үти:

— белем бирү максаты — укучыларда туган телнең, башка телләр шикелле үк, дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы, милләтне саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятьнең сакланып калуына, яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү;

— ана телен өйрәнүнең җәмгыятькә һәм шәхескә кагылышлы максаты укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыруны үз эченә ала – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, монолог төзү, кара-каршы сөйләшү осталыгы һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру.

Бу максатларга түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була:

— балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә күнектерү, чөнки бары үз телендә генә кеше уй-фикерләрен төгәл белдерә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңлый ала;

— ана теленең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү;

— укучыларны дөрес уку һәм язу күнекмәләренә ия итү, диалогта катнашырга һәм зур булмаган монолог формасында тәгъбир төзәргә өйрәтү, аларда тасвирлама, хикәяләү, фикерйөртү тибындагы сөйләм осталыгы булдыру;



— туган телгә кайнар тойгылы һәм рухи байлыкка карата булырга тиешле уңай караш тәрбияләү, шул телдә халыкның күп гасырлар дәвамында тупланган мәдәниятен саклап калуда һәркемнең катнашы барлыгын аңлату, телне өйрәнүгә кызыксыну, сөйләмне камилләштерүгә омтылыш уяту.

Башлангыч гомуми белем бирү этабында туган телне өйрәнү төп урынны биләп тора: ул баланың функциональ грамоталылыгын һәм аралашу осталыгын булдыруга юнәлтелгән, телнең әһәмияте һәм вазифалары универсаль һәм гомуми, ягъни һәрнәрсәгә караган. Баланың туган телдә ирешкән уңышлары башка фәннәр буенча хәзерлек сыйфатын алдан билгели.

Уку (белем бирү) планы

Башлангыч гомуми белем программасы проекты татар теле һәм укуга атнага 4 дәрес исәбеннән төзелде. Уку елының озынлыгы 1 сыйныфта — 33.

сыйныф фән яртыеллык
1 нче 2 нче
грамотага өйрәтү
татар теле
уку

Эчтәлекнең структурасы

Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү балаларга тел белеме бирү һәм сөйләм үстерү буенча беренчел этап булып тора. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән, бигрәк тә уку белән, тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бу ике фән татар телен өйрәнүне һәм әдәбият турында башлангыч белемнәр бирүне бер өлкәгә берләштерә.

Туган телне өйрәнү беренче сыйныфта «Грамотага өйрәтү» дәресләреннән башлана. Грамотага өйрәтү атнага 4 дәрес исәбеннән якынча 20 атна дәвам итә. Сәгатьләр саны һәм чорның дәвамлылыгы грамотага өйрәтүгә мәктәпкәчә хәзерлекнең булу-булмавына, балаларның шәхси үзенчәлекләренә, кулланыштагы укыту әсбапларына бәйле. Грамотага өйрәтүнең эчтәлеге тел дәресләре чикләрендә бирелә, язу эшчәнлегенә өйрәтү укуга өйрәтү белән параллель алып барыла. Бу әйтмә һәм язма сөйләмнең нисбәттәшлеге нигезендә эшләнә. Балалар хәрефләрне өйрәнәләр, авазлаштыралар, аларның язылышын, элек өйрәнелгән хәрефләр белән ничек тоташтырылганын үзләштерәләр, хәрефләр кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу буенча күнегүләр башкаралар.



Башлангыч язу һәм уку күнекмәләре белән беррәттән балаларның белем дәрәҗәсе үсә, сөйләме шомара, сүз байлыгы арта, активлаша, фонематик ишетү сәләте камилләшә, грамматика һәм орфографияне үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла.

Грамотага өйрәтү тәмамлангач, ана теле һәм уку дәресләре аерым алып барыла.

Ана теленең системалы курсы башлангыч белем бирүдә үзара бәйле һәм баланың акыл һәм аралашу үсешенең нигезе булган төшенчәләр, кагыйдәләр, мәгълүматлар җыелмасы итеп бирелә. Шулай итеп, ана теле курсы танып белү һәм аралашу юнәлешендә төзелә. Бу — төрле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнгәндә төп этәргеч аралашу ихтыяҗы, игътибар үзәгендә тел берәмлекләренең мәгънәсе, аларның сөйләмдәге әһәмияте, тоткан урыны булырга тиеш дигәнне аңлата. Дәресләрдә телнең системасы тирәнрәк өйрәнелә, сөйләм культурасы үзләштерелә, кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм жанрының төрләре (записка, хат, котлау, чакыру язу һ.б.) үзләштерелә.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре фонетика, морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән гадиләштерелгән танышу да карала.

Вак моториканы үстерү һәм кул хәрәкәтләренең иркенлеге, хәрефләрнең дөрес язылышы, рациональ тоташтырылган булуы, язу хәрәкәтләренең ритмлылыгы, салмаклыгы, уку хезмәтенең бу төрендә гигиена таләпләрен үтәү — язу күнекмәсен камилләштерүнең төп бурычлары.

Башлангыч белем бирүдә әйтмә сөйләм үсешенең алда баруы язма сөйләм үстерүгә аерым игътибар булуын сорый – әйтмә һәм язма сөйләм төрләре арасында тиешле исәп, микъдар мәнәсәбәтләре булырга, алар гадидән катлаулыга күчү, индивидуаль һәм күмәк биремнәргә, һәр очракның үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә системага салынып бирелергә тиеш.


0878837334636869.html
0878869991240020.html
    PR.RU™